Бу форумда районнан 17 директор урынбасары катнашты

2015 елның 11 декабре, җомга

Мәктәп директорларының укыту эшләре буенча урынбасарлары 2015 елның 10 декабрендә  Казанда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында узачак I Республикакүләм Форумда белем бирү сыйфаты белән идарә итү мәсьәләләре һәм аларны чишү юллары хакында фикер алышты. Форумда катнашучы бер меңнән артык укыту эшләре буенча урынбасарлар үз белем йортларында укыту-методик эшчәнлектәге  мәсьләләр хакында сөйләште, заманча мәктәптә укытучыга булган яңа таләпләр белән танышты.Бу форумда районнан 17 директор урынбасары катнашты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International