Ункөнлек “Кайсыгызның кулы җылы” дип аталган бәйрәм кичәсе белән бетте

2015 елның 11 декабре, җомга

Халыкара инвалидлар ункөнлеге кысаларында Мәләкәс авылында куп кенә чаралар узды. Авыр хәлдә булучы инвалидларга бүләкләребезне  тапшырдык. 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче 2 нче группа инвалид Евграфов Николайны өенә барып туган көне белән тәбрикләдек.

Ункөнлек “Кайсыгызның кулы җылы” дип аталган бәйрәм кичәсе белән бетте. Бу көнне кунаклар өчен мул чәй өстәле әзерләнгән иде. Иң элек кунакларга Тукай муниципаль районы аппарат җитәкчесе Әсхәдә Зиятдиновна Наврозова һәм авыл җирлеге башлыгы Валентин Иванович Артемьев үзләренең җылы теләкләрен җиткерделәр. Кичә җыр-бию, матур шигырьләр белән үрелеп барды. “Питрау” халык фольклор коллективының балалар төркеме, “Яшьлек” бию коллективы кунакларны үзләренең чыгышлары белән сөендерделәр. Роза Семенова, Людмила Попова, Зинаида Иванова, Александра Иванова, Николай Евграфовларның җырлары бәйрәмнең матур бизәге булды. Авылыбыз шагыйрәсе Ксения Иванованың шаян шигырь юллары да бәйрәмдә катнашучылар күңеленә хуш килде. Чакырылган кунаклар шулай ук шашка-шахмат, домино да уйнадылар. Бәйрәмнән күтәренке рух белән, оештыручыларга үзләренең рәхмәтләрен әйтеп өйләренә таралыштылар.

                                    Китапханәче Лидия Фәртдинова

Катнашучылар саны:

Инвалидлар – 30 кеше, 

Концертта  катнашучылар - 20 кеше

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International