Быел Чаллыда паркларда, мәйданнарда 8 чыршы урнаштырылачак.

2015 елның 15 декабре, сишәмбе

Быел  Чаллыда  паркларда, мәйданнарда 8 чыршы урнаштырылачак.  Чыршы ачу бәйрәмнәре шәһәрдә 18 декабрьдән башлана.  Иң беренче булып чыршылар  Бумажников микрорайонында  һәм “Төзүче” стадионында ачыла. 19 декабрь көнне  Боровецкий бульварында  һәм Сидоровка паркындагы чыршылар утларын кабыза.   Җиңү паркы  һәм Дан аллеясы чыршылары 24-ндә ачыла.  Быел    Кереселидзе бульварында да чыршы бизәләчәк. Аны ачу тантанасы 25 декабрьдә була.

Чаллының төп чыршысы,    гадәттәгечә,  Азатлык мәйданында бизәлә. Быел шәһәребездә  Яңа ел символы булып  яңа урман чибәре  урнаштырыла, алдагы еллардагы конструкция Сидоровка паркында урын алачак.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International