Яшь гаиләләр һәйкәлләргә чәчәк сала, батырлырны искә ала.

2015 елның 15 декабре, сишәмбе

12 декабрьдә Иске Абдул авылында сөенечле вакыйга булды. Мавлявиев Динар үзенең сөеклесе Язилә белән гаилә төзеде. Без аны ихлас күңелебездән матур туй көне белән тәбрик итәбез, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәүләрен телибез. Гаиләләре бар кешегә үрнәк, ныклы булсын иде.
Кызганычка каршы, хәзер авылда гаилә коручылар бик сирәк. Шуңа күрә бу көн авыл өчен зур бер вакыйга булды. Безнең авылда шундый традиция яши, яшь гаиләләр һәйкәлләргә чәчәк сала, батырлырны искә ала.  Бу традициягә Мавлявиевләр гаиләсе дә тугры калды. 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International