11-13 декабрь көннәрендә Әлмәт шәһәрендә «Бердәм Россия» сәяси партиясенең «Гражданнар университеты – Идел» проектының белем бирү сессиясе узды. Безнең районнан әлеге чарада «Бердәм Россия» партиясе җирле бүлекчәсенең башкарма комитеты җитәкчесе Роза Әбделманова, Яңа поселогы һәм Бәтке урта мәктәбенең яшь укытучылары Алмаз Исмәгыйлев, Надежда Евсеева катнашты.
Әлеге сессия нигездә киләсе елда узачак сайлау кампаниясенең әзерлегенә багышланды. Биредә РФ Дәүләт Думасы депутатларына кандидатлар сайлап алуга партия эчендә алдан тавыш бирү механизмнары каралды, социаль проектлар буенча практик дәресләр үткәрелде. Безнең районнан килгән төркем исә «Авыл кооперативы» дип исемләнгән социаль проектны яклады. Сессия ахырында исә катнашучыларга «Замана сәясәте процессының үсеш теориясе һәм практикасы» программасы буенча сертификатлар тапшырылды.