Яңа поселогы укучысы Мәскәүдән җиңү белән кайтты

2015 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе
Мәскәүдә бөтенроссия сочинениеләр конкурсының финал өлеше булып үтте. Барлыгы финалда Россиянең 85 төрле төбәкләреннән килгән укучылар һәм аларның җитәкчеләре җыелды. Әлеге мәртәбәле конкурста регионара этапта җиңү яулаган Яңа поселогы укучысы Алия Госманова җитәкчесе Рәмзия Мөхәммәтҗанова белән катнашты. Яңа поселогында рус теле һәм әдәбияты укыткан Рәмзия Зөфәровна белән VII сыйныф укучысы Алия Госманованы Мәскәүгә сочинениеләр конкурсының бүләкләү тантанасына чакырып алдылар. Алар махсус «Тынычлык һәм яхшылык сүзләре» номинациясендә җиңү яуладылар. 
 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International