Яңа ел чыршысын иң матур итеп бизәүчеләргә конкурс

2015 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

Яңа ел чыршысын иң матур итеп бизәүчеләр 1 миллион сум акчага дәгъва кыла ала

 

Татарстанның шәһәр, район һәм республика авыл җирлекләрендә Яңа ел чыршысын иң яхшы итеп бизәү буенча конкурс игълан ителде.

 

Бу хакта Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин белдерде.

 Конкурс 2014 елның 20 декабреннән 2015 елның 25 гыйнварына кадәр үтә. Җиңүчеләр 1 февральгә кадәр билгеле булачак.

Конкурс берничә номинация буенча уздырыла,  фото- һәм видеоматериаллар 15 гыйнварга кадәр кабул ителә.

Беренче өч номинациядә беренче урын өчен приз 1 миллион сумны тәшкил итә, икенче урын өчен – 500 мең сум, өченче урын өчен – 250 мең сум. Авыл җирлегендә уздырылган конкурста җиңүче 300 мең сум акча алачак. Икенче урынга чыккан авыл – 200 мең, ә өченче урынга чыккан җирлеккә – 100 мең сум премия тапшырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International