Транспорт, милек һәм җирдән кулланган өчен салымнар түләү срогы тәмамланып килә.

2015 елның 21 декабре, дүшәмбе

Физик затлар мөлкәтенә һәм транспорт, җир салымын быел, өстәмә чыгымнар тотмыйм дисәң, 2015 елның 1 октябренә кадәр түләп өлгерергә кирәк, ди Россия федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе. Узган елларда бу срок 1 ноябрь иде. Салым түләүчеләрнең 51 проценты үз бурычын үтәгән инде. Шул рәвешле бюджет 2,5 миллиард сумга тулыланган. Калган гражданнарга салымны якындагы көннәрдә түләргә киңәш ителә. Моны банк һәм анда урнаштырылган терминаллар, “Татарстан Республикасы электрон хөкүмәте” инфоматлары, Россия федераль салым хезмәте сайтының бер төркем сервисы аша эшләп була.

Милек хуҗасы була торап та, физик затка салым түләү кирәклеген хәбәр итүче белешмәләр килмәсә, аңа салым органнарына барып, бу турыда хәбәр итәргә кирәк. Моның өчен 31 декабрьгә кадәр вакыт бирелә.

Марат Сафиуллин быел физик затларга милек салымы соңгы тапкыр инвентаризация бәясеннән чыгып исәпләнүен билгеләп узды. Киләсе елда инде кадастр бәясе нигезгә алыначак. Киләсе елда түләнәчәк салым күләмен Россия федераль салым хезмәтенең яңа сервисы - “Физик затларның милек салымы калькуляторы ярдәмендә исәпләргә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International