18-20 ноябрь көнне Тамбов өлкәсендә Бөтенроссия «Провинциальная библиотека: новый формат" дигән иҗади-гамәли конференция узды. Анда Тукай районыннан Комсомол поселогы китапханә мөдире Лобова Т.А белән Кече Шилнә авыл китапханә мөдире Крапивина И.Г. катнашты. Татарстан районнарының вәкилләре дә фикер алышуда катнаштылар, үзләренең профессиональ белемнәрен арттырдылар, алдынгы китапханәләрдә булып яңача оештыру чараларына өйрәнделәр.