15 һәм 21 декабрь көннәрендә Чаллы шәһәрендә Бердәм дәүләт имтиханына әзерлек буенча зона киңәшмәсе үтте. Киңәшмә эшчәнлегендәы ТР мәгариф һәм фән министры вәкилләре, район мәгариф идәрәсе башлыгы Рамил Исаев ,аның урынбасары Венира Шакирова, мәктәп директорлары , директор урынбасарлар катнашты.
Киңәшмәдә 2015 елда БДИ тапшыру нәтиҗәләре буенча проблемалы мәсьәләләр, шулай ук белем бирү сыйфатын күтәрү, укыту мәсьәләләре буенча фикер алышуга аерым игътибар бирелде.