Татарстанда мәктәпкә гаризаны шәхсән тапшырырга һәм дәүләт хезмәтләре порталы аша да бирергә була, дип белдерделәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында
Мәгълүмат агентлыгы әңгәмәдәше белдерүенчә, баланы беренче сыйныфка бирү турындагы гаризаны дәүләт хезмәтләре порталының "Мәгариф" бүлегендә бирергә мөмкин. Гражданнар өчен "Мәгариф учреждениеләре: гариза бирү, программалар турында мәгълүмат алу" бүлегендә аларны кызыксындырган мәгариф учреждениесен сайлау, гариза формасы, укыту шартлары буенча мәгълүмат алу мөмкинлеге бар.
Аннары "Мәктәпкә керү өчен гариза бирү" бүлегендә гариза бирергә кирәк. Шулай ук ата-аналарның гаризаның каралу нәтиҗәләрен күзәтү мөмкинлеге дә бар.