21 декабрь көнне Калмаш мәктәбендә "Укучыларның Дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерлеге" дңигән темага семинар- киңәшмә узды. Анда район мәгариф идәрәсе җитәкчесе урынбасары В. Шакирова, мәктәп директорлары, укыту- тәрбия буенча директор урынбасарлары,фән укытучылары катнашты, бу чара фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу белән үрелеп барды.