Тукай районының гаиләләренә ана капиталы тапшырылды

2015 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе
«Энергетик» мәдәният сараенда Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай районында яшәүче118 гаиләгә тантаналы рәвештә ана капиталын алу өчен серификатлар тапшырылды,шуларның 6 сы тукайлылар
Программаны тормышка ашыру башланганнан бирле (2007 елның 1 гыйнвареннән) Тукай районында барысы 2051 сертификат бирелгән,1818 тукайлы бу сертификатка  кулланыш тапкан
Исегезгә төшерәбез, 2015 елның 1 гыйнвареннән ана (гаилә) капиталының күләме 453.026 сум тәшкил итә.
Ана капиталын куллану юнәлешләре элеккечә кала:
-гаиләнең торак шартларын яхшырту
-уку оешмаларныда балаларны укыту яки тәрбияләү
-ана кеше пенсиясенең туплану өлешен арттыру
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International