Новый поселогы "Березка" балалар бакчасында ата – аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышта кышкы яллар вакытында янгыннан сак булу, аны кисәтү турында әңгәмә үткәрелде. Шулай ук юл куркынычсызлыгы кагыйдәләре дә искә төшереп үтелде. Бигрәк тә балаларны куркынычсызлык каешыннан башка юлга алып чыгарга ярамаганлыгы кисәтелде,террорга каршы көрәш,балаларны саклау турында,аларны күзәтүсез калдырмаска кирәклеген ата-аналарга кабат-кабат искәртте тәрбиячеләр Салахова Л.С. ХайдароваЗ.С. Мерганова Л.И.Балалар бакчасы мөдире Камалиева Зәйтүнә Варис кызы ата-аналарны 2016 елның 1 гынварыннан балалар бакчасына түләүнен азрак артасын әйтеп китте. Түләүләр 8% ка (180 сумнан алып 270 сумга кадәр) артачак. Бүген 3 яшьтән 7 яшькә кадәр булган бала өчен 2563 сум түләнсә, 2016 елның 1 гынварыннан түләү 2770 сум булачак,Башкарма комитетның 12.11.2015 г. №3401 карары белән таныштырды.
Чарада авыл җирлеге башлыгы Марат Фазулзянов катнашты һәм чыгыш ясады.