“Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз күзлегеннән” республика конкурсының район этабы агымдагы елның 25 декабрьдән 12 гыйнварьгә чаклы узачак
“Татарстан хатын-кызлары” республика иҗтимагый оешмасы белән ТР Профсоюзлар федерациясе гамәлгә куйган һәм ТР Президенты ярдәмендә уздырылган “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы” республика конкурсы хатын-кызлар һәм ир-егетләрнең җәмгыятьтәге урыны турындагы стереотипларны үзгәртү, үзләренең сәләт һәм мөмкинлекләренә гаиләдә, бизнеста, фәндә, мәдәнияттә, сәламәтлек сагында, сәнәгатьтә, дәүләт идарәсендә һәм, гомумән, тормышның барлык өлкәләрендә уңышлы кулланыш тапкан заманча хатын-кыз һәм ир-егетнең уңай образын тудыруны максат итә.
Быелгы конкурс исә 10 номинациядә бәяләнелә: “Хатын-кыз – бизнес-леди”, “Язмышым – һөнәрем”, “Хатын-кыз – галимә” (былтыр “Хатын-кыз – сыйныф җитәкчесе” дигәне бар иде, ул шулай үзгәртелгән), “Хатын-кыз – лидер, җәмәгать эшлеклесе”, “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият”, “Хатын-кыз – ана”, “Хатын-кыз – ел үрнәге”, “Өченче яшь герое” (бу номинация, өлкән яшьтә булуларына карамастан, актив эшчәнлек алып баручы ханымнар өчен булдырылган), “Ир-егет – изге йөрәк”, “Ир-егет – лидер”.