Районыбызда Бөек Ватан сугышы, тыл ветераннары һәм өлкән буын вәкилләрен өйләренә барып туган көннәре белән тәбрикләү матур традициягә әверелде. 24 декабрь көнне Боерган гомер итүче Минлекамал Шамил кызына Шамиловага 90 яшь тулды.Юбилярны күркәм бәйрәме белән районының Совет Аппараты Җитәкчесе Әсхәдә Нәурозова котлады һәм РФ Президентыннан котлау хатлары, район Башлыгы Васил Хаҗиев исеменнән истәлекле бүләкләр һәм хуш исле чәчәк бәйләмен бүләк итте.