Мәләкәс авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре үз авыл җирлекләренә караган кече авыл халкын Яңа ел белән котлады

2015 елның 28 декабре, дүшәмбе

27 декабрь көнне Мәләкәс авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре үз авыл җирлекләренә караган кече авыл Калинин һәм Яңа Җирекле халкын Яңа ел белән котлады. Бу чарада авыл җирлеге башлыгы Валентин Артемьев үзенең тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Мәдәният йортында эшләп килүче “Кәмит компания” театр түгәрәге әгъзалары Гаврилов Эдуард һәм Маракина Наталья Кыш бабай белән Кар кызы исеменнән авыл халкын биетте, җырлатты һәм бүләкләде. Авылга Кыш бабай һәм Кар кызы килүенә бигрәк тә бала-чага сөенде.

Китапханәче Лидия Фәртдинова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International