Инвалидларны Социаль иминият фонды яклыячак

2015 елның 29 декабре, сишәмбе

Халыкны социаль яклау бүлеге хәбәр итүенчә, 2016 елның 1 гыйнварыннан соң кайбер хезмәтләр күрсәтү вәкаләтләре алар карамагыннан башка тармакка күчәчәк. Инвалидлар һәм  ветераннар техник тернәкләндерү чараларын (протез-ортопед әйберләр ясау һәм ремонтлауны да кертеп), шулай ук медицина күрсәтмәсе буенча санатор-курорт дәвалауга юлламаларны һәм юлда бару-кайту чыгымнарын социаль страхование фондыннан ала башлаячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International