Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның Яңа ел уңаеннан милләттәшләребезгә юллаган котлауларын җиткерәбез.

2015 елның 29 декабре, сишәмбе

 

Газиз милләттәшләр, кан кардәшләр!

Барчагызны да якынлашып килүче Яңа 2016нчы ел белән чын күңелдән котлыйм! Әлеге искиткеч күңелле һәм олысы-кечесе яраткан бәйрәм уңаеннан иң изге теләкләрне кабул итегез. Без 2015 елны, әлбәттә, аның шатлыклары, тормышыбызда булган уңышлары вә куанычлары белән искә алабыз. Шул ук вакытта, без узып баручы елда тормышка ашырылмаган эшләребез һәм хыялларыбыз барлыгын да онытмыйбыз.

Узган елдагы вакыйгалар арасында, әлбәттә, милләттәшләребезне  сөендергәннәре дә, көендергәннәре дә булгандыр. Иң мөһиме – без үз язмышыбыз өчен җаваплы була алдык һәм төрле сынауларны сабырлык вә түземлек белән лаеклы уздык.

Татар дөньясы бүген һәрвакыт хәрәкәттә. Ел дәвамында татар конгрессы сезнең белән бергә булды. Сабантуйлармы ул, төрле форумнармы, мәдәни һәм спорт чаралары булсынмы – алар барысы да халкыбызны берләштерүгә хезмәт иткән, мөһим, истәлекле чаралар булып тарихка кереп калды.

Фидакарьлек, тырышлык күрсәткән һәрбер милләттәшебезгә олы рәхмәтләребезне юллыйбыз. Без милләтебез алдында торган зур бурычларны, татар дөньясын берләштерүгә юнәлдерелгән гамәлләребезне, изге ниятләребезне һичшиксез тормышка ашыра алырбыз дип ышанам.

Кадерле дуслар! Барчабызга тазалык-саулык, түземлек-сабырлык, салкын акыл, кайнар йөрәк белән, армый-талмый эшләргә насыйп итсен! Гаиләләребезгә, туганнарыбызга, дин кардәшләребезгә – һәр татар кешесенә яңа еллар мөбарәк, игелекле булсын, һәммәбезгә шатлык-сөенечләр алып килсен!

 

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның Яңа ел уңаеннан милләттәшләребезгә юллаган котлауларын  җиткерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International