Футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионатына Казанда дүрт футбол кыры сафка бастырыла. Бу хакта каләм әһелләре белән очрашуда ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов җиткерде.
Андый объектларның берсе проектлаштырылган инде. 2016 елның 25 ноябрендә Казанда футбол буенча 2017 елда узачак Конфедерация кубогы ярышларының жирәбәсе уздырыла.
Ә 2018 елгы чемпионатта «Казан Арена» стадионы алты матч уздырачак. Аларның дүртесе – төркем этабындагы уеннар булса, берәр матч 1/8 һәм 1/4 финал раундындагы очрашулар. «Шуннан да артыгын кабул итеп булмый. Тагын да югарырак дәрәҗәдәге матчлар уздыру өчен 60 меңнән күбрәк тамашачы сыйдырышлы стадион кирәк», – диде министр.