Татарстанда исемнәр рейтингы

2015 елның 29 декабре, сишәмбе

Татарстанда быелның 11 аенда 52 435 бала дөньяга килгән. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 173 сабыйга күбрәк. ТР Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева шундый саннар китергән.

Быел дөньяга килүче сабыйларның 51,1 %ы (26 811) – малайлар, 48,9 %ы (25 624) – кызлар. Быел Татарстанда – Казан, Чаллы һәм Түбән Камада өч гаиләдә өч игезәк бала туган. Игезәкләр дөньяга килгән гаиләләр саны – 465 булган.
Татарстанда малайларга быел иң еш кушылган исемнәр – Тимур, Кәрим, Әмир, Артем, Кирилл, Матвей, Данил, Максим, Александр, Егор. Кызлар арасында иң киң таралган исемнәр – Ясминә, Әминә, Арина, Азалия, София, Виктория, Ралина, Милана, Анастасия, Самира.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International