Машина йөртүчеләргә “ташламалы вакыт” биреләчәк

2016 елның 2 гыйнвары, шимбә

Киләсе ел башыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга карата закон “йомшара” – йөртүче штрафын 20 көн эчендә түләсә, аңа бурыч суммасының яртысы кичерелә. Ләкин барысына да түгел.
Яңалык Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексының 32.2 маддәсенә 1.3 бүлеге белән көйләнәчәк. Документта әйтелгәнчә, 50 процент ташлама штрафлыларның барысына да бирелми. Дәүләт теркәл-мәгән транспортка идарә иткәндә, тизлекне 60, аннан күбрәк километр сә-гатькә арттырып, светофорның кызыл утына, каршы як хәрәкәт полосасына чыгып, кабат “эләккәндә”, кеше сәламәтлегенә зыян килгәндә штраф суммасын беркем киметмәячәк. Яңа закон исерек, наркотик, психотроп матдәләр кулланган килеш кагыйдә  бозучыларга карата да катгый кала. Калган тәртип бозучыларның “ташламалы” вакыты ЮХИДИ инспекторы беркетмә тутырган, дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталында штрафлар турында хәбәр, видеотеркәгеч “язып алган” кагыйдә бозу турында хат килгән датадан санала башлый. Почта аша хатның озак килеп ирешүен исәпкә алып, ЮХИДИ хезмәтчелеге дәү-ләт порталы аша СМС-хә-бәр алышуга кушылырга чакыра. Хәбәр килүгә, йөр-түчеләр 20 көн эчендә квитанциядәге штраф суммасының яртысын гына түли алалар. Моның өчен бары тик кагыйдә бозу турындагы беркетмәнең номерын гына язарга кирәк, банк автомат рәвештә түләү суммасының яртысын гына күрсәтәчәк.
ЮХИДИ идарәсендә түләү квитанциясенең эшкәртелү вакытын да исәпкә алырга кушалар. Мәсәлән, 20нче көнне кич түләнгән штраф кәгазьләре икенче көнне иртән генә эшкәртелә. Бу очракта ташлама бирелми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International