«Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә социаль яктан авыр хәлдә яшәүче , күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче,аз керемле гаиләдән булган 18 укучы катнашында Яңа ел тамашасы узды. Чарада катнашучылар чын күңелдән ял иттеләр, уеннарда катнаштылар, Кар кызы һәм Кыш бабайның тәмле күчтәнәчләреннән авыз иттеләр,Баба Яга, Кикимора һәм Лешийның тамашаларында катнаштылар