«Яна ел киносы» дип исемлэнгэн чара утте.

2016 елның 10 гыйнвары, якшәмбе

31 декабрь конне Биклэн мэдэният йортында «Яна ел киносы» дип исемлэнгэн чара утте. Барлык чыгышлар, концерт номерлары, уеннар 2016 ел Рэсэй Федерациясендэ Кино елы дип игълан ителу унаеннан чыгып тозелгэн иде. Бэйрэмне «Яна ел экияте» дип исемлэнгэн спектакль белэн балалар театры башлап жибэрде (Житэкчесе китапханэ модире Голнара Мирходжаева) Шуннан сон авылдашларны Биклэн авыл жирлеге башлыгы Мансур Шакирзянович Сахбеев котлады, матур телэклэрен житкерде. Ветераннар бэйрэм белэн котлап яна ел жырларын башкарды, вальс эйлэнде, «Шатлык» бию ансамбле рус халык хэм «Случай в Новый год» шаян биюлэрен башкарды. Биклэн халык театры узешчэннэре сэхнэдэ «Экият» дигэн кино тошерделэр.

Убырлы карчыклар биюе, «Если б я был султан» сценкасы, «Сэйлэн» триосы башкарган татар халык жырларына поппури, Рэдиф Сираев башкарган «Монлану» жыры, Алия Эхмэтжанова башкарган «Аязым» жыры, Мэдинэ Мирходжаева башкарган «Хэерле иртэ» жыры, «Биклэн егетлэре» торкеме башкаруында «Без бит авыл егетлэре» жыры тамашачылар кунеленэ хуш килде. Елдагыча зал тутырып килгэн авылдашлар кич буена рэхэтлэнеп уеннарда катнашты, татар халык бию койлэренэ биеп кунел ачты.

Кыш бабай хэм Кар кызы белэн быел авылдашларны узган ел символы Кэжэ хэм яна ел символы Маймыл котлады, узлэренен хонэрлэрен курсэттелэр. Тамашачыларны бэйрэмнэн «Карнавальная ночь» фильмыннан «Пять минут» жыры белэн белэн озаттык. Авылдашлар бэйрэмне оештыручыларга, барлык катнашучыларга рэхмэт  эйтеп, кутэренке кэеф белэн Яна елны каршыларга ойлэренэ таралыштылар.

1 январь кичендэ яшьлэр дискотекада кунел ачса, 2 январь конне Мэдэният йортына балалар Яна ел иртэсенэ жыелды. Бу коне алар «Экияттэ кунакта» дип исемлэнгэн театраль куренеш карады, торле уен-конкурсларда, эстафеталарда коч сынашты, Кыш бабайга узлэренен хонэрлэрен курсэтте. Матур шигырьлэр, жырлар, биюлэр  башкарган балаларга Кыш бабай булэклэрен мулдан олэште, килэсе елга да балаларны бэйрэмгэ чакырып калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International