Район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең ачык беренчелегенә ирекле көрәш буенча ярышлар үтте.

2016 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

4 гыйнвар, дүшәмбе көнне, Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең ачык беренчелегенә ирекле көрәш буенча ярышлар үтте. Анда 2000-2002 һәм 2003-2005 елгы малайлар, барысы 50 катнашучы көч сынашты. Шулай ук ярышларга Менделеевск шәһәреннән дә спортчылар чакырулы иде. Ирекле көрәш буенча спорт чарасы барышында барысы бергә 14 комплект медаль уйнатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International