5 гыйнвар көнне Кече Шилнә авылында баскетбол уены буенча традицион дустанә очрашу булып үтте. Ярышларда район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең профессионаллары – үткән елларда шөгыльләнүчеләр һәм бүгенге спортчылар көч сынашты. Уен бик киеренке барды. Профессионалларның да, яшь спортчыларның да бер дә биреләсе килмәде. Нәтиҗәдә, олылар командасы беренчелеккә чыкты.