Район судында яңа федераль судья билгеләнде-ул Ралиф Гайфуллин . Ралиф Рафис улы Азнакай районының Тымытык авылында туган. Хокук органнарында ул Яр Чаллыда юристконсульт, Мөслим һәм Тукай районы прокуратураларында тикшерүче, прокурор ярдәмчесе, прокурор урынбасары, Алабуга шәһәр судында судья булып эшләгән.