12 гыйнвар - Прокуратура хезмәткәрләре көне

2016 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

Тукай муниципаль район Советы һәм Башкарма коитет прокуратура хезмэткэрлэрен  хэнэри бэйрэмнэре белэн тэбрик итэ! "Эшлэрендэ ижади унышлар, гаилэлэрендэ  тату-тормыш, бэхетле кэннэр тели!.

Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне РФ Президентының 1995 ел 29 декабрендә кабул ителгән “РФ прокуратура хезмәткәре көнен билгеләү турында”гы 1329 санлы Указы нигезендә 1996 елдан билгеләп үтелә. (Совет прокуратурасына  рәсми рәвештә 1922 елның 28 маенда нигез салына. 1933 елга кадәр ул СССР республикалары халык комиссариатының бер өлеше булып тора. 1933 елдан прокуратура күптөрле функция башкаручы мөстәкыйль һәм бәйсез орган булып хезмәт итә башлый. Совет прокуратурасы тарихында мөһим чор булып, прокуратураның совет законнары үтәлешен тикшерүче югары орган итеп билгеләнгән Указ кабул ителгән 1955 ел тора).

1722 елның 12 гыйнварында Бөек Петр Указы белән Сенат каршында беренче тапкыр Генерал-прокурор посты билгеләнә. Указда түбәндәгеләр язылган: “Сенат каршында Генерал-прокурор һәм Обер-прокурор булуы, һәм һәр Коллегиядән берәр прокурор булу зарур. Алар һәрберсе Генерал-прокурорга рапорт бирсен”. Шулай ук Указда Генерал- прокурорның Сенат һәм кул астындагы прокуратура органнары җитәкчелеге өстеннән тикшерү буенча тулы вәкаләтләре һәм вазифалары да билгеләнә.                                                                                          Шулай итеп Россиядә, башлангычында Павел Иванович Ягужинский (1683-1736) торган прокуратура институтына нигез салына.

1722 елның 18 гыйнварында Ягужинский Сенатның беренче Генерал-прокуроры булып билгеләнә һәм тиз арада Россия дәүләте эшләрендә мөһим роль уйный башлый. Аны хәтта Петр Беренчедән кала хөкүмәттә икенче кеше дип тә саныйлар. Ягужинскийның күренекле шәхси сыйфатларын исәпкә алганда, Генерал-прокурор буларак Россия хөкүмәтенә йогынтысы бик көчле була. Шул вакытлардан бирле прокуратура халык үзен борчыган – электр энергиясе өзелү, хезмәт хакы түләнмәү, һәртөрле алдакчылардан зыян күрү кебек мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итә алырдай органнарның берсе булып тора. Прокуратура эшендә төп нәрсә – хокук саклау эшчәнлеге. Иң мөһиме – гражданнарның хокукын һәм иреген саклау,  дәүләт кануннары үтәлешен тикшерү һәм шул ук вакытта халык өчен хезмәт итү! Прокуратура эшчәнлегенең мөһимлеген бүгенге көндә бәяләп бетерү мөмкин түгел. Прокурор ул – сез һәрвакытта үзегезнең борчу-хәсрәтләрегез белән килердәй һәм сезгә дөреслекне табуда ярдәм итә алырдай хөкүмәт хезмәткәре. Шу­ңа күрә Россия прокуратурасы хезмәткәрләре көне – бөтен ил өчен бәйрәм. Бу һөнәр ияләре чынлап та олы рәхмәткә лаек!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International