Район башлыгы Васил Хаҗиев «Чаллы яшелчәсе», «Биклән», «Тукай азык-төлек корпорациясе», Сәйдәшев исемендәге, «Ирек» авыл хуҗалыгы предприятиеләре, М. С. Закиров крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчеләре һәм белгечләре белән очрашты. Район башлыгы авыл хуҗалыгы тармагының киләчәктәге үсеш резервларына тукталды. Терлекчелек буенча көн кадагындагы сораулар каралды. Районда бүген сыерларны һәм яшь терлекләрне бәйләмичә асрауга күчү яхшы гына бара, моның өчен шартлар тудырыла – терлекчелек комплекслары һәм биналары шушы технологиягә көйләнә, мөгезле эре терлек саны, азык җитәрлек, әлеге технология белән эшләүче кадрлар да бар. Авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Ирина Гарипованың белдерүенчә, районда бүген тәүлегенә уртача 66,9 тонна сөт савыла, бу бер сыерга 11,7 килограмм дигән сүз.