Мәләкәс авылы мәдәният йортында Яңа ел бәйрәмнәре күңелле үтте.
1."Пар канатлар" гаилэ клубында Яна ел кичэсе концерт номерлары белэн урелеп барды
2.Мәдәният йортында"Пар канатлар" гаилә клубы членнары бергәләшеп Раштуаны бәйрәм иттеләр.
3.5 январь көнне «Кому за …" дигән кичә узды .Китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган бу чарада катнашучылар яшьлектәге җырларын, биюләрен башкардылар,төрле уеннар оештырдылар, бүләкләр оттылар
4.
30 декабрь көнне Мәләкәс авылы мәдәният йортында "Кыш бабайларның Яңа ел маҗаралары" исемле бал-маскарад үтте. Зал халык белән тулы булды, тамашачыларны бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы Артемьев Валентин Иванович тәбрикләде. Һәр елдагыча бәйрәм бик куңелле узды, сәхнәдә 6 Кыш бабай һәм Кар кызы булды, болар барысы да "Кәмит компания" клубы яшьләре иде. "Питрау"халык фольклор коллективының чыгышын, "Яшьлек" бию коллективы куйган яңа биюләрне халык бик яратып карады. Аерым җырчылар Алия Шайхразиева, Эльвина Шагалеева, Зинаида Иванова, Людмила Попова, Роза Семеноваларның чыгышын тамашачы зур алкышларга күмде. Бәйрәм төрле уеннар, җыр-бию белән мәдәният йорты фойесында дәвам итте. Бу тамаша-кичәне мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре әзерләде.
Китапханәче Лидия Фәртдинова