Иске Абдул китапханәсендә үткән Яна ел чаралары

2016 елның 15 гыйнвары, җомга

 

  1.  25нче декабрь көнне  Иске  Абдул китапханәсе каршында эшләп килүче  “ Шатлык” ветераннар клубы һәм авылыбыз өлкәннәре  өчен “Мәүлид кичәсе” үткәрдек.Килгән кунаклар чәй өстәле артында  бу кичәнең килеп чыгышы,әһәмияте турында фикер алыштылар,  мөнәҗәтләр әйттеләр.
  2. 31нче декабрьдә мәдәният йортында  “ Хуш киләсең Яңа ел! “ дип исемләнгән бәйрәм тамашасы үткәрдек.Мәктәп укучылары, яшьләр,”Асылъяр” фольклор ансамбле  чыгышлары, төрле уеннар- авыл халкы һәм кайткан кунаклар өчен оештырылды.Бәйрәм  Яңа ел салюты белән тәмамланды.

3.5нче январьда  китапханәдә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен “ Имин һәм хәвефсез хәрәкәт”исемле әңгәмә узды.Укучыларны   юл йөрү кагыйдәләре белән таныштырдым.Велосипедта,скутерда йөргәндә нинди кагыйдәләр үтәлергә тиешлеген бергәләп искә төшердек.Юл йөрү кагыйдәләренә багышланган  табышмакларга җаваплар эзләдек.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International