Түбән Суыксу мәдәният йорты сәхнәсендә Әдәбият елы кысаларында ,мәктәп укучылары китапханәче мөдире Ихсанова Л.Р. һәм мәктәпнең татар теле укытучысы Зиля Низамова җитәкчелегендә Г. Гильманованың «Шурэлелэр ни атлы?»дигән әсәрен сәхнәләштерде. Музыкаль бизәлешне Мавлявиев Р.С. куйды.Яшь актёрлар Эльвир Исмагилов, Алина Яруллина, Ильшат Файрушин, Индира Хайрутдинова, Аяз Мохтаров, Диана Мустафина, Лейсан Ялалова, Низамова Рузиля рольләрен чын артистларча башкардылар. Аларга иҗат уңышлары, исәнлек телибез!Спектакль 16 һәм 19 декабрь көннәрендә сәхнәдә уйналды,чарада 140 кеше катнашты.