РайПО хезмәт коллективы хөрмәтле кешесе – Бухарова Людмила Георгеевнаны матур юбилее – 55 яшь тулган көне белән котлый. Людмила Георгеевна колективта икътисад бүлегендә башлык булып эшли һәм профком рәисе вазыйфасында башкара.
Хөрмәтле Людмила Георгеевна ! Сез хезмәтегезне яратып, җиренә җиткереп башкарасыз , 36 ел шул өлкәдә хезмәт куясыз!
Киләчәктә дә һәр туар көнгә куанып, саулыкта яшәргә, хезмәт уңышларына ирешергә, тормыштан тәм табып, балалар бәхетенә куанып яшәргә язсын. Сау-сәламәт, озын гомерле булыгыз. Зур тырышлыклар белән табылган мал-мөлкәтегезнең бәрәкәтен, хезмәтегезнең әҗерен, күңел җылыгызны биреп үстергән балаларыгызның тәүфыйгын күрергә насыйп итсен. Юбилеегыз котлы, мөбарәк булсын!