Районда күп балалы гаиләләрнең өйләрендә профилактик чаралар үткәрелә

2016 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

Районда күп балалы гаиләләрнең, тәрбиягә алынган  балаларның  өйләрендә профилактик чаралар үткәрелә.Районда янгыннарны кисәтү максатында янгын күзәтчелеге һәм район халкын социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә күп балалы гаиләләр яшәгән өйләрдә булып, профилактик чаралар үткәрелә башлады.Өйдәге электр чыбыкларына, электр һәм газ җиһазларына, газ мичләренә профилактик тикшерү үткәргәннән соң, балаларга һәм аларның әти-әниләренә янгыннарның килеп чыгу сәбәпләрен, янгын килеп чыккан очракта ни эшләргә кирәклеген җентекләп аңлаталар.Бу тикшерү 25 гыйнварга чаклы барачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International