Авырган баланы караган өчен больничный ничек түләнә? Бу мәсьәләдәге кайбер үзенчәлекләрне белеп тору зыян итмәс.
Россиянең Социаль иминиятләштерү фондының Татарстан буенча төбәк бүлеге җиткергән мәгълүматлар буенча, больничныйга әти белән әни генә түгел, ә башка гаилә әгъзасы да (мәсәлән, әби-бабай, абый яки сеңел) чыга ала. Монда бары төп шартны үтәү мәҗбүри: әлеге кеше хезмәт килешүе нигезендә эшләп, эш бирүче аңа иминият түләүләрен Социаль иминиятләштерү фондына күчерергә тиеш.
Эшкә вакытлыча яраксызлык буенча пособие алдагы ике календарь елындагы уртача хезмәт хакыннан чыгып исәпләнелә. Димәк, 2016 елда пособие исәпләр өчен хезмәткәргә 2014 һәм 2015 елларда күчерелгән түләүләрдән чыгып билгеләнә. Әгәр алдагы ике елда иминиятләштерелгән кешенең кереме булмаса яки эшченең уртача хезмәт хакы хезмәт түләвенең минималь күләменнән түбәнрәк булса, пособие РФ буенча билгеләнгән хезмәт түләвенең минимумы күләменнән исәпләнелә.
Эшкә вакытлыча яраксызлык буенча пособиенең күләме иминият стажына бәйле:
– стаж сигез һәм аннан да күбрәк ел булганда – уртача хезмәт хакының 100 проценты күләмендә;
– стаж 5тән алып 8 елга кадәр булса – уртача хезмәт хакының 80 проценты күләмендә;
– стаж 5 елга кадәр булганда – уртача хезмәт хакының 60 проценты күләмендә.
Бала авырып китү сәбәпле өйдә калырга туры килгәндә, игътибарга алынырга тиешле тагын бер мәсьәлә бар. Әгәр бала амбулатор рәвештә дәваланса, пособиенең күләме беренче ун көн өчен иминият стажының озынлыгына бәйле рәвештә билгеләнелә. Ә аннан соңгы көннәр өчен уртача хезмәт хакының 50 проценты күләмендә түләнә. Әгәр инде бала стационар рәвештә дәвалану алса, больничный барлык көннәр өчен дә иминият стажының дәвамлылыгына бәйле рәвештә исәпләнелә.
Авыру баланың яшенә карап, бер ел эчендә больничныйны түбәндәге тәртиптә бирү каралган.
чыганак: http://shahrikazan.com/