Бүген православие дөньясы Качману бәйрәмен билгеләп уза. Крещение алды кичендә һәм бәйрәм көнне чиркәүләрдә гыйбадәт кылу һәм суны изгеләндерү йоласы башкарыла.
Качману көнен икенче төрле Белем бирү көне һәм Яктылык көне дип тә йөртәләр – аның алдыннан (кичке келәүдә) борынгыдан ук калган буенча чумылдыру йоласы үтәлә. Качману турындагы вакыйгалар өч Евангелистның да изге язуларында шулай ук бик күп бәйрәм стихарьлары һәм тропарларда бирелә.
“Иордан сулары җазыксыз, үлемсез Христос тәненә тигәннән соң, тулысынча аруландырыла һәм җазыклардан арындыра һәм тазарта алырлык беренчел вакыттагы хәленә килә. Ходайыбыз Иисус Христосның чумылуы кешеләрне коткаруга хезмәт итүенең башы булып тора. Ходайыбыз Иорданда чумылганда кешеләргә Святый Өчлөге турында билгеле була. Күктәге Атабыз Улы турында әйтә, ә аның өстенә күгәрчен рәвешле булып Святый Тын иңә”, ди керәшен кардәшләребез.
Крещение суы сихәтләндерү көченә ия, хәтта бу көнне гадәти чишмәләрдән дә изге су ага, дип ышаналар. Шулай ук бу көнне буа, елга, күлләрдә бәке ясап, су коену йоласы да үткәрелә.
Православ чиркәвендә изге су бөек изгелек дип карала. Христианнар борынгы заманнардан ук изге суны олылаганнар.
Православие тарафдарлары белдергәнчә, суның изге булуына дәлил – суның озак вакыт бозылмыйча саф килеш саклануы. IV гасырда ук изге Иоанн Златоуст болай ди: «Христос чумылган һәм суны аруландырган; һәм шуңа күрә Качману бәйрәмендә кешеләр төн уртасында изге суны өйләренә алып кайтып, ел буе саклыйлар. Һәм су вакыт узу белән, хәтта ике, өч ел торса да бозылмый».
Православ чиркәве дә, дин тарафдарлары да бу суны изге дип саный һәм аны изге әйбер буларак ач килеш кулланырга тырышалар. Бу изге суны Чиркәү храмнарны һәм йорт-җирләрне аруландырганда, явыз көчләрне куганда, сырхауларны савыктырганда куллана. Элекке вакытларда Иисус Христос чумылдырылган көнне священнослужительләр изге су һәм Кач белән прихожаннарының өйләрен аруландырып йөргәннәр.
чыганак: http://intertat.ru/tt/din-tt/item/53197.html