Бүген районда авыл җыеннары башланды. Аның беренчеләре Борды һәм Мусабай-Завод авыл җирлекләрендә үтте. Халык җирлек башлыкларының узган 2015 елгы эш турындагы хисапларын тыңлады, киләсе елга планнар белән танышты. Район җитәкчелегенә һәм башкарма комитетның бүлек башлыкларына үзләрен борчыган сорауларны бирә алды. Шунысы әһәмиятле, авыл халкы мондый очрашуларда шәхсән үзенә генә кагылышлы түгел, гомумән җирлеккә кагылышлы сорауларны күтәрә. Бу атнада җыеннар Күзкәй, Кече Шилнә, Иске Абдул һәм Сәмәкәй җирлекләрендә үтәр дип планлаштырыла.