Үзебездә җитештерелгән товарлар өчен ташламалы кредит бирмәкчеләр

2016 елның 22 гыйнвары, җомга
 Үзебездә җитештерелгән озак вакыт кулланыла торган товарлар сатып алу өчен халыкка ташламалы шартларда кредит бирелә башларга мөмкин. Россия Дәүләт Думасы югарылыгында шул мәсьәлә карала.
 
 
 Әлеге тәкъдим белән Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Андрей Исаев чыккан. "Бүген озак вакыт кулланыла торган товарларга сорау кими. Чөнки кешегә беренче чиратта исән калырга кирәк һәм алар андый сатып алуларны кичектереп торырга мәҗбүр. Бу очракта дәүләт ярдәмгә килергә – ташламалы кредит бирү юлларын булдырырга тиеш", – дигән Исаев. Ул шулай ук кредитның үзебездә җитештерелгән товарлар өчен генә булырга тиешлеген дә ассызыклаган.
 
 Сүз уңаеннан, декабрь сораштырулары күрсәткәнчә, Россия халкының икътисадый хәле начарлана бара. Шуңа да кирәкле сатып алулар кичектерелә, арзанрак товарга өстенлек бирелә, дип яза "Интертат.ру".
Чыганак:"Якты юл" газетасы
 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International