21 гыйнвар көнне Сәмәкәй мәктәбендә чит тел укытучыларының семинары узды. Ул « Уен чаралары технологиясен чит телләр өйрәнгәндә куллану»дигән тема астында узды.Семинарда катнашучылар Валиева Рамиля Рөстәм кызы күрсәткән ачык дәрес карадылар,аның эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар . Инглиз теле буенча 4, 6, 8 классларда узган контроль эшләр һәм мониторинг нәтиҗәләре буенча Теләнче -Тамак мәктәбе инглиз теле укытучысы Ахметшина Чулпан Ахлятовна таныштырды