16 январь көнне Тлянче Тамак авылы китапханәсендә атказанган мәдәният хезмәткәре ,Татарстаннын атказанган укытучысы, Рафаиль Төхватуллин,Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләк иясе, 2015 елда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Клара апа Булатова белән очрашу кичәсе үткәрелде.
Халык күнелен яулап алган шагырьләр дә табигатьнең гүзәл,сирәк бүләкләре бит. Якты ,саф чишмә кебек бәреп чыккан талант иясе ул Клара апа. Заман үзгәрсә дә узгәрми торган күңел кылларын тибрәтерлек шигырләр язучы,үз тавышы булган шагыйрә.
Кичәнең хөрмәтле кунагы Клара Булатова үзе турында бик мавыктыргыч итеп сөйләде. Укучылар тарафыннан аның шигырьләре укылды. Аның шигырьләренә күп кенә җырлар иҗат ителгән.
Үзешчәннәр тарафыннан Клара Булатова сүзләренә язылган җырлар башкарылды.