"Батырлык мәңгелек яшәр!" дигән митинг узды.

2016 елның 24 гыйнвары, якшәмбе

Кенәз авыл җирлеге, якташлары   гвардия  өлкән   лейтенанты Пучинин   Валерий Викторовичның Чечнәдә вафат булу көнен билгеләп  һәйкәл янында"Батырлык мәңгелек яшәр!" дигән митинг узды.

Митингта  «Лебёдушка»балалар бакчасы нәниләре, мәктәп укучылары, авыл җирлеге инвалидлар оешмасы рәисе   Самойлов Николай Александрович, хәрби  хезмәттә катнашкан ветераннар ,  Родина» патриотик клуб членнары катнашты.   Митингта  Кенәз авыл җирлеге буенча  хәрби хезмәтттә катнашучыларның  Совет рәисе     Фәнис Хаҗиев,  Чечнәдә хезмәт итеп кайткан  - Жилин  Михаил, ,мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Терещенкова  Наталья  Викторовна чыгыш ясадылар.Мәдәният йорты  хезмәткәрләре  Валерий  Пучининның батырлыгы турында сөйләделәр,аның әнисе Елена Алексеевнага улы өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр, укучылар,килгән кешеләр һәйкәллә чәчәкләр салдылар, бер минутлыклык тынлык игълан ителде,соңыннан  «Патриот»  музейда булдылар,андагы   музей экспонатлары белән таныштылар

 

Директор  Князевского  СДК  - Тамара  Тузеева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International