2016 еда Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең сыйфат өчен бирелә торган премияләрен алуга XIIачык конкурс игълан ителә
Мондый премияләр сыйфатлы продукция җитештерүдә һәм хезмәт күрсәтүдә, бу өлкәдә куркынычсызлыкны тәэмин итүдә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән, шулай ук сыйфатлы товар җитештерүдә югары нәтиҗәле алымнар кулланган оешмаларга бирелә. Нинди милек формасында булуына һәм хезмәткәрләр санының күпме булуына карамастан, конкурста барлык оешмалар да катнаша ала.
Гаризаларны 2016 елның31 мартына кадәр ТР Хөкүмәтенең премияләр бирү советы секретариаты кабул итә, pcg2008@yandex.ru электрон адресы буенча җибәрергә була. Хәбәрләшү өчен телефоннар: (843) 292-04-95,292-07-48
Конкурсны үткәрү тәртибе һәм шартлары www.pcg.ru сайтында урнаштырылган, дип хәбәр итәләр район башкарма комитетының икътисад бүлеге