Новый поселогыБерезка" балалар бакчасы төркеме мәктәптә кунакта булып кайтты. Аларны мәктәп белән Махянова Лейсан Линусовна таныштырып йөреде,1 нче класста танып белү дәресендә"Филләр кая яши?" дигән кыска дәрес карадылар,филләр белән таныштылар,аларның кайда яшәгәннәрен белделәр. Аннан соң алар мәктәпнең "Батырлык " музеенда булдылар,
компьютер классына,ашханәгә,спорт залына керделәр .Китапханәче Секретарева Нинна Николаевна китаплар дөньясына алып керде,китап күргәзмәсе белән таныштырды,балалар китапларның күплеген күреп сокландылар. Мәктәптә булу аларга бик матур хисләр уятты.