Иң чибәр «Татарстан туташы» Диляра Ялалтынова

2016 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

26 гыйнварда, «Пирамида» мәдәни күңел ачу комплексында «Татарстан туташы» XVIII республика матурлык бәйгесенең финалы узды.

Анда Татарстанның 14-22 яшьлек 28 чибәр туташы көч сынашты. Казан кызы 18 яшьлек Диләрә Ялалтынова җиңүче булды. Беренче вице-туташ исеменә – Казаннан 20 яшьлек Валерия Тимкина, икенче вице-туташ исеменә шулай ук Казан кызы 22 яшьлек Ксения Яруллина лаек дип табылды. Ә «Казан туташы-2016» титулына 21 яшьлек Софья Мостафина ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International