Машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү хокукын бирүче закон үз көченә керде.

2016 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

15 гыйнвардан Россиядә суд приставларына машина йөртүчене бурычлары өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү хокукын бирүче закон үз көченә керде. Сүз бурыч күләме 10 мең сумнан арткан очракта машина йөртү таныклыгыннан бер елга кадәр вакытлыча мәхрүм итү турында бара. Суд приставы бурычлар турындагы документларның реквизитларын теркәп, әҗәтлене транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгара. Бурыч түләнү турында мәгълүмат килүгә, суд приставы икенче көнне үк чикләүнең алынуы турында карар кабул итә һәм аның күчермәсен әҗәтлегә һәм башкарма хакимият органына җибәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International