Әҗмәкәй авыл халкы каршында узган җыелышта уллары хәрби - хезмәттә булган ата-аналарны,әби- бабайларын котладылар. Аларга солдат хезмәтендә унышлар теләделәр . Мактау хатлары һәм истәлекле бүләкләрне Ришат Васиковның әнисе, Дамир Каниповның әтисе белән әнисе, Равил Ризвановның әбисе, Радик Султановның әнисе , Ильдар Мавлиевның әти-әнисе кабул итеп алдылар .Илдарның әтисе Зөлкәр Зиевич ата-аналар исеменнән рәхмәт белдерде һәм яшьләргә армия хезмәтенә булырга, Ватанны саклауда үзләреннән элеш кертүләрен сорады,үзенең улы өчен горурлануын белдерде