Район башлыгы Васил Хаҗиев ,оешма җитәкчеләре һәм бүлек башлыклары катнашында Иштирәк авылы мәдәният йортында Иштирәк, Авлаш, Мартыш халкы катнашында җыелыш үтте.Җыелыш алдыннан фойеда күргәзмә оештырылган иде, залда халык "Айсылу" исемле татарча кинофильм карады,бүлек башлыклары халыкны шәхси сораулары буенча кабул ите.Җирлек башлыгы РөстәмЗакировның узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясады, 2016 елга бурычларга тукталды. Сүзенең башында ук авыл тормышында актив катнашучыларга рәхмәтен белдерде һәм район башлыгы Васил Хаҗиев белән берлектә аларга рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды Район хакимияте башлыгы Васил Гариф улы үзенең чыгышында республика,район хәлләре турында сөйләде, агымдагы елда район, авыл җирлекләре алдында торган бурычларга тукталды,халыкның сорауларына җавап бирде,кайбер сораулар контрольгә алынды.