"Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең Мобиль бригадасы ветераннар ,инвалидлар ,өлкәннәрнең туган көннәрендә, истәлекле вакыйгаларны билгеләр үткәндә өйләрендә еш була.Шундый очрашу 28 гыйнвар көнне Мусабай-Завод авылында яшәүче 1 группа инвалид Гайнутдинова Рузалия өендә узды.Бу очрашуда авыл җирлеге башлыгы Ф.Аглязова, район иналидар оешмасы рәисе Г.Зарипов ,өлкән яшьтәгеләргә һәм инвалидларга өйгә барып социаль ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Г.Исмагилова ,социаль хезмәткәр Л.Миннехузина,район мәдәният бүлеге белгече, фельдшер -акушерлык бүлекчәсе кешеләре катнашты, бергәләп җырлаштылар,тәмләп чәйләр өчтеләр ,истәлекле бүләкләр тапшырдылар.