1нче февраль көнне Татарстан поселогында гомер итүче , тыл ветераны Биктимирова Асия Гаптерауф кызының 90 яшьлек гомер бәйрәме булып узды.Аны котларга район башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова ,авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова килделәр. Юбилярга РФ Президенты Владимир Путин котлау хатын һәм район Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды,ныклы сәламәтлек,тыныч көннәр теләделәр.