Яңа Бүләк авылында халык җыелыш үтте

2016 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Яңа Бүләк авылында халык  җыелыш  үтте.Җыелыш алдыннан      бүлек башлыклары    халыкны  шәхси сораулары буенча кабул ите.Җирлек башлыгы Мансур Сагетдинов  узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясады, 2016 елга бурычларга тукталды. Сүзенең башында ук авыл тормышында актив катнашучыларга рәхмәтен белдерде һәм район башлыгы урынбасары  Люция Әхмәтова һәм район хәрби комиссариаты башлыгы Дамир Вәлиев белән берлектә  уллары хәрби хезмәттә булган ата-аналарны котладылар ,мактау хатлары тапшырдылар. Җыелышта шулай ук  авыл җирлегендә  участок инспекторы булып эшлэүче Ишмакаев Рамис Әсхәт улының  отчеты тыңланды,аның эшчәнлегенә халык уңай бәя бирде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International